Праздник новый год "Тылсымлы курай"
26 декабря 2016
Төрле яшьтәге балалар өчен яңа ел бәйрәменә сценарий.
«Тылсымлы курай»
Алып баручы.
Әйдә, килегез, балалар,
Чыршы янына чыгыйк.
Бергәләшеп уйнап-көлеп,
Яңа елны каршылыйк.
Музыка астында балалар чыгалар.(Барлык балалар түгәрәккә басалар)
Менә тагын әкрен генә
Атлап килә Яңа ел,
Теләкләрем тормышыма
Ашсын иде дим быел.
Кайгы-хәсрәтләр булмасын
Булмасын авыртулар,
Тыныч яшәсәк иде дим
Булмасын югалтулар.
Хәрбер җанның күңеленә
Изгелекләр бүләк ит,
Моңлыларга, зарлыларга
Күңеле китекләргә,
Зур ышанычлар алып кил
Көттермә, интектермә.
Әткәй-әнкәй фатихасын
Дөрес алсын балалар,
hәр нәрсәдә тәртип булса
Тыныч булыр дөньялар.
Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән!
Х.Дилә.Сегодня будем веселиться
Петь и танцевать
А ёлочка зелёная
Игрушками сверкать.
Б.Зилә Ах, какой хороший, добрый дед Мороз!
Ёлку нам на праздник из лесу принёс.
Огоньки сверкают, красный, голубой-
Хорошо нам, ёлка, весело с тобой!
М.Ләйлә
Она стоит нарядная
И огоньки горят
Цветные колокольчики
Под музыку звенят.
Халиул.Адилә
Булмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
Ф.Райлә.
Курегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чыны:
Нинди төз, матур биек.
Тора тушәмгэ тиеп.
алып баручы Здравствуй, ёлка, ты так чудесна.
Будет с тобою нам интересно.
Мы для тебя хоровод заведём,
Весело спляшем и звонко споём.
"ЧЫршы янында" җыр.
барлык балалар белән бию
Балалар утыра.
Алып баручы.
Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.
Сегодня в зале будет всё:
Игры, шутки, пляски.
Но не бывает Новый год
Без новогодней сказки,
Она приходит каждый год
И в ней, конечно же, живёт…
А, впрочем, не скажу вам я… .
Смотрите сами всё друзья!
Музыкага Кар кызы чыга.
Кар кызы . Кыш бабай миңа курай бүләк итте,гади түгел, серле. Матур көйләр уйнасаң, барлык теләкләр кабул була. хәзер сезгә мин уйныйм, hәм теләгемне әйтәм. Ә-й кар бөртекләрем, очыгыз монда бергә уйнап,биеп алыйк
Кар кызы, кар бөртекләре биюе. (Энҗе, Халиуллова Адилә,Ранилә, Ләйлә Айзилә, Раилә, Самирә,Мәрям),.,
Кар кызы ,белән кар бөртекләре чыга. Курай түндәк өстендә кала.
Төлке (Алинә) белән тиен (Илсинә) уйнап чыгалар.
Төлке.
Ах,нинди матур уенчык.,күрәм , бу гади түгел . Ниндидер тылсымы бар бу әйбернең.
Тиен. Бу уен коралы-курай була. Әйдә уйнап карыйбыз. (уйнап карый, килеп чыкмый). Моның тылсымын белергә кирәк. Әйдә чыршы артына качып, карап торыйк. Кемнеке икәнлеген белик(качалар).
Куян(С.Алинә музыка астында биеп чыга, калган куяннарны чакыра.).
Куяннар биюе.(Илясов Ф., Тукаев А., Вәлиев Р-куяннар.)
Заяц:
Что за дудочка такая…
Сразу видно непростая.
Я на ней сейчас сыграю,
Только как? И сама не знаю.
(Бөтен яклап курайны карый, уйнамакчы була, ләкин бернәрсә дә килеп чыкмый). Шулвакыт тиен белән төлке куянның берсе колагыннан, икенчесе кулынан тота, курайны тартып алалар.
Төлке : Уйный белмәсәң тотынма! (кулы белән янап) я әйт нинди курай бу?
Куян: (куркып) Мин-ми (тотлыгып) бел-бел-м-и-м!
Төлке:Куяннан файда булмас , әйдә чыршы артына качыйк, курайны саклап торыйк.
Тиен: Ә-ә син, кар кызы артыннан бар, ул беләдер, ничек уйнарга кирәклеген
Куян өйгә сикереп китә.
Алып баручы:Менә нинди кызыклы вакыйгалар була икән , әкияти урманда.
Музыка астында Убырлы карчык чыга. (Иснәнеп) . - Монда балалар, урман җәнлекләренең исе килә.( Себеркесе белән идәнне себергәләп ала. Балаларны куркыта.)
Бу вакытта төлке белән тиен курайны алырга телиләр куркып китәләр
Убырлы карчык: Бу курайны минеке, (шатланып үбә, сикергәләп ала.) күптән эзләдем аны. Кар кызын бер үкертеп елатып алам, (усал көлә).- ә-ә үзем рәхәтләнеп теләгәнемне эшлим. (Кулын каш өстенә куеп карый) –Әнә үзе дә килә (чыгып китә, курайны үзе белән ала).
Кар кызы куян белән бергәләп чыгалар
_Кары кызы: Минем кураем кайда?(эзли)
Куян: Монда иде, мин- мин(куркып) белмим.
Чыршы артыннан төлке белән тиен чыга сикереп.
Тиен: куркам.(калтыранып). Убырлы карчык килде монда, (тиеннең сүзен бүлеп)
Төлке:(еламсырап) -Ул, ул синең, кураеңны алды..
Кар кызы: Бүре- ләр! Ау-ау. Соры дус-ла-рым, ярдәм итегез. Явыз убырлы карчык, кураемны алган., тотыгыз аны,
Бүреләр:
1. Без аны бик тиз тотарбыз.(Расим)
2. Борчылма, Кар кызы!Убырлы карчык монда гына , хәзер бик тиз тотарбыз (чабып чыгып китәләр)(Айбулат)
Барлык хайваннар чыршы артына китәләр.
Убырлы карчык чыга. Менә ничек уйный икән бу тылсымлы курай. (гаҗәпләнеп карый). Бөтен теләкләрне дә үти ала икән. М-и-н т-е-л-и-м-м (уйланып) Кыш бабайның бөтен бүләгем үземә алам, hәм фикерләрен чуалтам (куллары уып, усал көлә) Уйнарга тотына , шулвакыт ике яктан бүреләр чыга, тотып алалар.(тезләнә)
Бүреләр:
1. Ах, явыз Убырлы карчык, балаларны алдарга уйладыңмы әле! (ырылдый)
2 . Ну-ка, тиз бир курайны, кит, кач моннан! (Ырылдый)
Убырлы карчык: Туктагыз, тукта! Тимәгез, алыгыз кураегызны, үзегезгә булсын! (Йөгереп китә,Кулы белән янап) Күрсәтәм әле мин сезгә!
Кар кызы белән куян чыгалар
Кар кызы: Рәхмәт сезгә ,дусларым! (башларыннан сыйпап ала) Хәзер курайда уйныйм, теләгегезне үтим , барыбызда Кече Чынлы балалар бакчасында булыйк. Бик күңелле булыр дусларым. Рәхәтләнеп биик, җырлыйк уйныйк!
Кар кызы курайда уйный. Җәнлекләр чыршы тирәли әйләнеп чыгалар
Кар кызы: Исәнмесез , кунаклар, әниләр, нәни балалар!!
Җәнлекләр барысы бер рәткә тезелеп (хор б-н) :
Исәнлек-саулык бәхет,шатлык телибез!
Снегурочка: Исәнмесез минем дусларым! барыгызны да күрүемә бик шатмын. Сезгә кунакка килдек . Рәхәтләнеп ял итәргә , яңа елны каршыларга рөхсәт итәсезме ?
Балалар: әйе, рөхсәт итәбез
Бикбаева А.(төлке) С Новым годом! С новым годом!
С песней, с пляской, с хороводом!
Всюду игры, танцы, смех,
Наша елка - лучше всех!
Т.Илсинә.(Тиен) Дети водят хоровод,
Хлопают в ладоши.
Здравствуй, здравствуй Новый год,
Ты такой хороший.
Аю (чыга , бик ачулы). Нинди тавыш бу? нәр-сә булды? Мине татлы йокымнан уяттыгыз.
Кар кызы: Кыш бабай кайда соң? Синең белән түгелме, аюкай?
Аю: Ю-к-к. (кирелеп,авызын ачып. Иснәп ала) к-үр-мә-д-е-ем( сузып әйтә), нигә җыелдыгыз монда.
Кар кызы:Яңа ел бәйрәменә. –Әйдәгез балалар, кыш бабайны бергәләп чакырып карыйк .
Бала-р. Кыш ба-бай!Кыш ба-бай!
Кар кызы курайда уйный.
Музыка уйнала .Кыш бабай чыга.(шорты, шляпа, аягында җәйге аяк киеме, солнеч. очки)
Кыш бабай. Нәрсә кызым? Нигә мине борчыйсың?
Кар кызы. (гаҗәпләнеп) Ай-яй . Нәрсә булды сиңа, бабакай? авырыйсыңмы әллә? кайда булдың? Сине көтә- көтә балалар арып беттеләр.
Кыш бабай. Ә-ә. Бернәрсә дә булмады. Әнә юлда Убырлы карчыкны очраттым, Канар утрауларына путевка бирде, бераз ял ит, арыгансың диде, тәмле су эчерде . Мин бик теләп ризалаштым. Рәхәтләнеп ял итәсем килә. Ком... Кояш... Тәмле җиләкләр... Матур кызлар...... Ә монда..... Кызларга курчак, . Малайларга машина, трактор... Әниләргә тун, күлмәк .., әтиләргә машина.... Анда чыршы, монда чыршы. Юк, юк туйдым барсыннан да, ял итәргә китәм , бетте китте. (арлы- бирле йөреп тора).
Алып баручы. Балалар, бу без көткән кыш бабай түгел.Күрәм монда сихер , убырлы карчыкның катнашы бар.
-Гафу итегез, Кыш бабай уйлап, карагыз әле, балалар ел буе сезне көттеләр, җырлар, биюләр, шигыр-р өйрәнделәр. Төрле hөнәрләр үзләштерделәр: саный алалар, әкият сөйлиләр.....
Безнең балалар бакчасында да матур кызлар бар., сиңа үзләренең биюләрен күрсәтер ләр. Рәхим итегез кызлар.
Бию "Татар кызлары" ( Х.Гөлүсә, Х.Адилә, Х.Дилә, Б.Зилә)
Кыш бабай. Бик шәп. Афәрин кызлар.! Рәхмәт! Булдырдыгыз! Ләкин мин китәм.(чыгып китә)
Алып баручы: Сихере көчле, Убырлы карчыкның. Ләкин борчылмагыз балалар, тылсымын табарбыз. Әйдәгез бер рәхәтләнеп уйнап алыйк.
Уеныбыз "Чыршыны бизә" дип атала. Уеныбызга 2 әни, 4 бала кирәк . Әниләребез чыршы була, балалар бизи. Хәзер чыршының уенчыкларын җыябыз.
уеныбыз "Төз атучы" дип атала . Ике командага бүленәбез. Кәрҗингә кар йомарларын атып кертергә кирәк. Ике әни кәрҗиннәрне тотып тора.
(Шулвакыт убырлы карчыкта чыга уйнап йөри, җәнлекләр аны тотып алалар.
Алып баручы. Убырлы карчык безнең уеныбыз сиңа ошадымы?
Убырлы карчык: Әйе кызык уен. Ләкин мин сезгә ачуландым,(мыгырдана-мыгырдана) мине бәйрәмгә чакырмадыгыз. Ләкин мин сездән үчемне алдым, сез Кыш бабайсыз калдыгыз. (көлә).
Алып баручы: Син безгә ярдәм ит, сиңа да яңа ел бүләге бирербез.
Убырлы карчык( бүләк сүзен ишеткәч) б-ү-л-ә-к. Ярар, ярар ярдәм итәрмен.(чыршы тирәли әфсен сүзләре әйтеп, әйләнеп йәри). Хәзе р барыгыз бергә кыш бабайны чакырыгыз.
Кыш бабай:Исәнмесез, саумысыз нәни дусларым, кадерле кунаклар! Әйдәгез бер җырлап алыйк.
Җыр "Кыш бабай" (Татар халык көе,Ә. Кари сүзләре.)
Кыш бабай белән "Әйе,юк" уены. Мин сезгә сораулар бирәм. Ә сез "әйе", "юк" дип җавап бирерсез.
-Чыршыда ылыслар бармы?
-Чыршыда мендәрләр үсәме?
-Чыршыда уенчыклар бармы?
- Чыршыда йолдызлар бармы?.......
Җыр "Яңа ел" (Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре.)
Уен: «Өшетәм».
Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм. Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез.
кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен..
Кар кызы. Балалар, минем кулымда серле кар бөртекләре (алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел,
серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган
табышмакларны укый.)
Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым.
(Кар.)
Килделәр агайлар балтасыз,
Салдылар күперне тактасыз.
(Боз.)
Кемнең кигән киемнәре –
Энҗе кар бөртекләре,
Кемнең көмештәй сакалы,
Чәчләре, керфекләре?
(Кыш бабай.)
Алгы тәпиләре кыска,
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка.
(Куян.)
Карчәчәк. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.
Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр.
Алып баручы:Кыш бабай, Кар кызы, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?
Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.
Кыш бабай: Мин сезнең белән уйнадым, биедем, күңелегезне күрдем. Ләкин (башын кашып) нәрсәнедер оныттым.
Ведущая:
Приятно детям в Новый год
Водить у ёлки хоровод,
Читать стихи, резвиться,
Играть и веселится!
Но всё ж приятней, что скрывать,
Подарки Деда получать!
Кыш бабай. Бүләкләрем бик күп, бирергә мин аларны яратам,сезнең кебек нәниләргә.
(таягы белән каты итеп суга, ) Ә-ә-й бүләкләр монда килегез. (Киез итек килеп төшә идәнгә), Бусы ни хикмәт тагы. (тагы сугып ала идәнгә) .
Сарык бәтие белән Маймыл чыга.(исәнләшәләр).
Кыш бабай.Иске ел белән яңа ел очрашты.
Сарык бәтиеИлназ:Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Сарык(Лилия Р.)Балалар бакчасына, мин бик күп уңышлар,шатлыклар китердем. Зур күләмдә акча оттылар. Әлеге акчага балаларга уенчыклар, интерактив такталар, сенсор бүлмәсе оештырылды . Яңа маймыл елы да сезгә бары тик шатлыклар алып килсен.
Маймыл.Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!
Бию "Мы веселые мартышки"
Алып баручы:
Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!
кыш бабай:Яна еллар белән сезне, Бәхетле,акыллы булыгыз! (бүләкләрен өләшә сарык бәтие, маймыл, кар кыз ярдәм итәләр)(кыш бабай кар кызы, убырлы карчык чыгалар)